Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, 30 градустан да артып киткән кызу көннәр республикадан чигенә башлый. Иртәгә, мәсәлән, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, көндез 18 градус җылы булачак.