Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә чик сакчылары митингны яңа һәйкәл каршында уздырды (фоторепортаж)

Бүген Зәйдә, чик сагында хәрби хезмәт үткәннәр көне уңаеннан тантаналы митинг үтте. Башка еллардан аермалы буларак тантаналы чара әле бу көннәрдә генә шәһәребезнең күркәм урыннарының берсе Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә калкып чыккан чик сакчылары хөрмәтенә булдырылган һәйкәл каршында узды. Һәйкәлне шәһәребездә яшәүче, хәрби хезмәтне чик сагында үткәннәр бергәләшеп финанслап чынга ашырды. Чик сагында эте белән басып торучы солдатны гәүдәләндереп эшләнгән һәйкәлне районыбызның рәссам – скульпторы Фазыл Шиапов ясады. Аңа бу эше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район башлыгы, зәйлеләр исеменнән митингка күпләп җыелүчы чик сакчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Раил Гарифуллин, ветеран Гамир Таҗетдинов, чик сакчыларының бу идеясен тормышка ашыруга ярдәм итүчеләрнең берсе булган район депутаты Эдуард Галиев тәбрикләделәр. Мондый һәйкәлнең иң беренчеләрдән булып якын-тирәдә Зәйдә барлыкка килүе, ил иминлеге өчен һәрчак беренче ударны үзләренә алучы чик сакчыларының традицион төстә бу көнне билгеләп үтеп, тарихыбызны онытмаулары белән горурлануларын белдерделәр.

Соңыннан инде арабыздан китеп барган батыр егетләр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus