Яшь гаилә - Ивановлар контракт нигезендә хәрби хезмәткә алына
Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынучылар районыбызда көннән-көн арта бара. Республикада беренчеләрдән булып контракт төзеп хәрби булырга карар иткән гаилә дә Зәйдән. Алар Любовь һәм Валерий Ивановлар. Берсенә 25, икенчесенә 27 яшь булган парлар әле гаилә учагын узган ел гына тергезгән. Быел исә алар Хабаровский өлкәсендәге хәрби шәһәрчеккә юл ала. Валерий шәһәрдәге машина төзүчеләр тезникумын тәмамлагач Алабуга ирекле икътисади зонасында эшләгән, ә Любовь медицина белгече буларак, Әлмәткә йөреп шәфкать туташы хезмәтен башкарган. Хабаровский өлкәсендә хәрби частьтә аларның берсе взвод командиры, икенчесе фельдшер вазыйфасын башкарачак. Фикеребез төпле, шунда яхшылап урнашып төпләнергә исәплибез, диләр яшьләр. Инде барлык документ эшләре төгәлләнгән, якын көннәрдә алар Хабаровскийга юл тотачак.