Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Заманга яраклашу кирәкме...

Бер көнне йомышым төшеп, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче бер оешмага бардым. Кассир ханым каршына килеп баскан кешегә күтәрелеп тә карамады.

Халык үзгәрде

Компьютерда нәрсәдер эзләнеп утыруын дәвам итте. Башка кассадагысы исәнләште ичмасам, аннары ул да компьютерына “чумды”. Шунысына гаҗәпләндем: залда кеше дә күп түгел, булганнары да өстәлдә квитанцияләрен тутыру белән шөгыльләнә иде. Бер-ике минут вакыт уздымы икән, олпат гәүдәле, начальникка охшаган бер ир-ат килеп керде. Туп-туры шул кассага юнәлде. Кассирны шул мизгелдә

үзгәртеп куйдылар мени: елмаеп кына сөйләште, тиз арада аның йомышын хәл дә итте. “Импозантный ирләргә бөтенләй башка караш икән”, дип уйлап куйдым. Дөрес, миңа да аңардан соң әйбәтләп аңлатты, бәлки йөземдәге үзгәрешне сизгәндер.

Соңгы елларда халык бик үзгәрде, битарафлык калыкты дип әйтимме. Дустанә мөнәсәбәтләр дә читкә тайпыла башлады кебек. Һәр тарафта чит илдән кергән алынма сүзләр не ишетәбез: менеджмент, эксклюзив. Телевизордагы татар тапшыруларында да тинейджер, шоп дигән булалар. Минемчә, үсмер, кибет сүзе матуррак яңгырый кебек. Ә менә рейтинг киресенчә яңгырашлырак. “Бу Галия әби картайган саен әллә-нәрсәләр яза башлаган”, диючеләр дә булыр инде. Бәлки, чыннан да, заманга яраклашу кирәктер, мин генә аңламыймдыр.

Кемнән ишетүгә карап

Әби дигәннән... Миңа бу сүз бик якын, кадерле, әмма анны кем авызыннан ишетәсең бит. Урман паркыннан кайтканда чал чәчле, битләре җыерчыклы ир миңа: “Бабулечка, у вас не будет 10 рублей на хлеб”, дип сорады. Мин, әлбәттә, җавапсыз калмадым: “Дедулечка, идите работайте, будет вам хлеб, и не только половинка, а целая”, дигәч теге: “Какой я вам дедулечка?” дигән була әле. Этем аңа өреп рәхәтләнде. Кемнең-кем икәнен алар бик тиз сизә шул. Үтеп баручылар: “Молодец”, диештеләр.

Әйе шул, әллә ниткән кешеләрдән әлеге аһәңле сүзне ишетәсе килми шул. Менә үз оныгыма, шулай ук тирә-күрше балаларга да мин – әби. Алар ниндидер йомышлары, серләре булса, миңа йөгереп керә. Урамдагы мәйданчыкта хәтта концерт куялар, эскәмиягә утырып алар белән аралашам, миңа тартылганга уртак телне тиз табабыз. Элек тәрбияче булып эшләвем моңа мөмкинлек бирәдер инде.

Галия Шакирҗанова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus