Төп мәсьәлә - үзгәрешләр кертү
Кичә шәһәр Советының чираттагы унынчы утырышы үтте. Анда депутатлар шәһәр бюджеты проектына, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә, шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләрне карадылар. Әлеге мәсьәләләр буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова, юридик бүлек башлыгы Владимир Кудряшовлар чыгышлары тыңланып, тиешле карарлар кабул ителде.