Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дин өчен җанатар кеше

Районда нәсел-нәсәбе белән дини агарту эше алып баручы имамнар шактый: шуларның берсе  - Кадер авылы имамы Габделхак Абзалов.  Габделхак хәзрәт авылда  әтисе Габделхәбир имам төзи башлаган гыйбадәтханәне сафка бастырып, халыкка тапшыра. Нәсел шәҗәрәсе имамнарга барып тоташкан Габделхак хәзрәт кадерлеләр, дин-исламга хезмәт итеп,  игелек-ле эшләр башында да тора.

 

 Ерак бабасы Рәхмәнкол Мамадышның Югары Ошма авылыннан булачак Кадер авылына килеп урнашып, биредә яшәп кала һәм имамлык итә. Авыл халкы белән  шунда бергәләп матур тормыш итә, аның хезмәтеннән авыл халкы бик канәгать була. Аннан соң килгән Габделхәлим, Бикчәнтәй, Шаһимәрдән, Абзалетдин, Габделхәбир дә авылда имамлык итә,  дәгъвәт эшен дәвам итә. Шул рәвешле, имамлык итү гасырлар, чорлар аша Габделхакка да килеп ирешә.  Дин юлыннан баручы бабалары турында Габделхак хәзрәт горурланып сөйли бүген. Иң мөһиме, җиде буын бабасын белә, алар турында мәгълүматны оныкларына да җиткерә.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип бик дөрес әйткәннәр. Мин моңа илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән –холыксыз, нәселен белмәгән-нәсәпсез, дип тә өстәр идем. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Без моны Габделхак хәзрәт мисалында ачык күрәбез. Ул хезмәт юлын Кадердә хисапчы буларак башлый. Әтисе вафатыннан соң, аның эше - имамлык итүне дәвам итә: никах укый, балага исем куша, кешене соңгы юлга озата. Халыкны гыйбадәтханәгә тарту буенча зур эш башкара. Тормыш иптәше Флүрә белән иманлы ике кыз, оныклар үстерәләр. Имам барыбыз да шунда барасы,  дип, зиратны тәртиптә тота, аны зур ябалдашлы агачлардан арындыра, тәртиптә тота, койма белән әйләндерүгә ирешә. Кадерлеләр аны авылны мәчетле, халыкны иманлы итүдә зур тырышлык куйганы өчен хөрмәт итә. Авыл җирлеге җитәкчелеге хәзрәт турында бары җылы итеп сөйли.

-Дин юлыннан китүемдә Габделхак хәзрәтнең тәэсире булды. Шулай мине мәчетнең хуҗалык эшләренә булышлык итәргә чакырып, туры юлга күндерде, хәзрәтебезгә рәхмәтлемен, - ди Иске Зәй бистәсе имамы Илсур хәзрәт Әюпов.

Баксаң, Илсур хәзрәт үзе дә әлеге нәселдән икән. Гомумән, Кадер авылының яртысы Рәхмәнкол хәзрәт нәселеннән. Затлы нәсел юл ярмый калмый ул.

Габделхак хәзрәт, яшьләр - безнең киләчәк,  дип, имамлык итүне иманлы, диндар яшь мөгаллим Руслан Фатыйховка тапшыра һәм аңа һәртөрле булышлык итәргә тырыша. Яшь имам өчен ул - ныклы терәк, остаз.

Габделхак хәзрәт бу көннәрдә 80 яшен тутыра. Ул иминлектә дин-исламга хезмәт итеп, затлы, дини нәселе – бабалары рухына дога кылып торсын, үзеннән соң догачылар  калдырсын.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus