Лениногорскида күршеләр көнен бәйрәм иттеләр (+фото)
Күршеләр көне уңаеннан, шәһәребезнең Лермонтов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт мәйданчыгында күңелле чара үтте.
Көне дә җылы, матур иде. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте: табышмакларга җаваплар эзләде, җырлады, биеде һәм бүләкләр отты. "Барыбызны да берләштерә торган бәйрәмне ешрак оештырырга кирәк, дус-тату яшик, - дип күтәренке кәеф белән таралашты бәйрәмдә катнашучылар.