Нәтиҗәдә аның 33 яшьлек хатынының һәм 7 яшьлек улының башлары җәрәхәтләнә. Республика клиник больницасында ярдәм күрсәтелгәч, алар кайтарып җибәреләләр.
«Баланы авыррак яраланудан,ә бәлки үлемнән дә бустер дип йөртелә торган махсус җайланмада утырган булуы коткарган. Әгәр ул тулы кыйммәтле автокреслода утырган булса башы да җәрәхәтләнмәс иде бәлки,- диләр авариягә чыккан ЮХИДИ инспекторлары.-Чөнки тулы кыйммәтле автокресло баланың аркасын да, ян-якка бәрелүләрдән дә ышанычлы саклый».