Май бәйрәмнәрендә Иске Зәй бистәсе мәдәни чаралардан тынып тормады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкы бәйрәме - “Карга боткасын” билгеләп үттеләр. Традиция буенча иртән балалар һәм зурлар һәр өйгә кереп, төрле ярма, йомырка һәм башка ризыклар җыеп, аны зур казанга салып, карга боткасы пешерделәр. Боткадан җыелган барлык катнашучылар, кунаклар авыз итте, күңел ачты, җырлады-биеде.