Бу хәл 3 май кичендә була. 18 сәгать 45 минут тирәсендә Әлмәтнең Шевченко урамында Радищевадан Фәхретдингә таба хәрәкәт иткән Заз-Шанс автомобиле 1973 елгы җәяүлене бәрдерә. Баксаң, ул урамны рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып бара торган була. Нәтиҗәдә җәяүленең аягы сынган, ул “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медсанчастенә озатыла.