“Экосервис” компаниясе һәм экология департаменты көче белән 1200 данә үсенте сатып алынып (300 кедр, 500 тупыл, 400 алмагач), алар макулатурага алмашка районда яшәүчеләргә таратылды. Чарада 514 кеше катнашты. 1,8 тонна макулатура җыелды. Хәйрия акциясе буларак, аны сатудан кергән акча Әлмәтнең балалар йортларына тапшырылачак.