Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вәсилә Фәттахованың җырлары яшәргә тиеш! [+видео]

27 апрельдә Уфаның Яшьләр Сараенда Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага багышланган "Язлар саен..." дип исемләнгән хәйрия концерты узды. 
Анда Татарстанның һәм Башкортстанның иң танылган артистлары катнашты, зал исә шыгрым тулы иде. Билетлар бер ай алдан сатылып беткән булган. Тамашадан җыелган акчалар вакытсыз дөньядан киткән Вәсилә Фәттахованың балаларын тәрбияләүгә тапшырылды.
 
- Өч ел элек Башкорстанның халык артисты Фирдәт Галиев белән Вәсиләнең концертларын алып барган идек. Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз: "Сез - Вәсиләнең яраткан алып баручылары, концертны сез алып барырга тиеш", – диде. Бу кичәне Вәсиләне искә алу дип әйтәсе дә килми, Вәсилә Фәттахованың концерты булды ул. Тамаша эмоциональ рухта узды, елата торган мизгелләре дә булмады түгел. Үземнең дә күңелем тулды. Яшьләрнең, әниләрнең иртә китүе бик аяныч бит. Концерт барышында экранда Вәсиләнең иң матур чыгышлары, әңгәмәләре, "Татар җыры" һәм ТМТВ премияләренә ия булган күренешләре күрсәтелде. Әмма без анда елап утырырга җыелмадык. "Вәсилә елмаю яратты, алкышлаганны яратты", дип халыкка мөрәҗәгать итеп, авыр тойгыны басарга тырыштым, - дип сөйләде безгә Гөлназ Сәфәрова.
 
Вәсилә зур сәхнәгә беренче адымнарын Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән ясады. Аларның бергә башкарган "Әйтелмәгән мәхәббәтем" җыры хитка әверелде. Концертта Айдар Галимов әлеге җырны Вәсилә белән "бергә" башкарды. Бары тик Вәсиләнең партиясе экраннан яңгырады... Бу мизгелдә зал гына түгел, хәтта сәхнә артындагы артистлар да тын калды. Моңлы тавышлы Вәсиләне халык бик яратты, инде җырлары да үлемсез булсын иде. Хәзерге вакытта Вәсиләнең 5 яшьлек улы Камил һәм 4 айлык кызы Камилә әтиләре һәм дәү әниләре белән тәрбияләнә.
 
Гөлназ әйтүенчә, Вәсилә Фәттаховага багышланган хәйрия концертын Казанда да оештыру теләге бар. "Әмма режиссер буларак, аны бераз үзгәртер идем. Вәсиләнең популяр җырлары башка артистлар тарафыннан башкарылсын иде. Максатыбыз акча җыю түгел, ә Вәсиләнең җырларын яшәтү. Илгиз дә шул ук фикердә. Ул Вәсиләнең яраткан тормыш иптәше генә түгел, продюсеры да, концертларын оештыручы да иде", - диде Гөлназ Сәфәрова.
 
 
Эльвира ШАКИРОВА
 
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus