Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорск җире алты районнан килгән авыл хуҗалыгы белгечләрен кабул итте (ФОТОЛАР)

Лениногорск районында терлекчелек буенча беренче квартал нәтиҗәләре һәм җәйге чор бурычларына  багышланган зональ семинар-киңәшмә булып узды. Безгә Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Азнакай, Чирмешән районы хуҗалыкларыннан терлекчелек буенча белгечләр килде.
Шулай ук биредә терлекчелектә нәсел эшенең баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең начальнигы Илсур Закиров, Татарстан Баш ветеринария идарәсе бүлек начальнигы Дамир Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков катнашты.
Семинарның беренче өлеше Шөгер мәдәният йортында узды. Терлекче-белгечләр алдында торган мөһим бурыч – малның баш санын һәм бозаулар үрчемен саклап калу. Халык әйткәнчә, сыерның сөте телендә һәм бу хәзер дә, һәрвакыттагыча, көн үзәктә тора.
 
Азык өстәмәләре һәм терлекчелек биналары өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр дә хуҗалык җитәкчеләренә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. 
 
Семинарның практик өлеше “Лениногорская агрофирмасы”ның Яңа Сережкино бүлекчәсендә узды. Биредә яңа терлекчелек комплекслары сафка баскан. Ферма диеп тә булмый, чисталык, тәртип күзәтелә. Семинар булганга гына түгел, безнең көндәлек эшебез дә шундый шартларда үтә, ди терлекчеләр.
Агрофирмада бүгенге көндә  бер сыердан 15 килограммнан артык сөт савыла. Азык рационы да яхшы, яшь бозаулар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. 
Башка район вәкилләре бездә нәрсәгә сокландылар, “эх, бездә дә моны булдырырга иде” дип нәрсәгә әйттеләр, болар хакында “Заман сулышы” газетыннан укып белерсез.
 
Розалия Мостафина фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus