Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Район үзәгенең Кама буенда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап шигърият бәйрәме узды

Район үзәгенең Кама буенда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “Татар рухы һәм каләм” исемле шигърият бәйрәме узды.

Сәхнәдә бәйрәм тантанасы хөкем сөрде. Чыгыш ясаучылар берсен- берсе алыштырып кына тордылар.Төп сәхнәдән бераз читтәрәк китапханәчеләр оештырган чара барды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре кечкенә мәйданчык ясап балаларга чыгыш ясарга мөмкинлек тудырды. Ә яр буенда бер төркем бала асфальтка рәсем төшерде.

Бәйрәмгә район үзәгеннән, авыллардан олысы-кечесе килгән иде. Берничәсе белән әңгәмә кордык. “Бирегә без кызым белән килдек. Бәйрәм күңелле бара. Мәктәптә дә Тукайга багышлап шигырь бәйрәмнәре үткәргән идек. Балалар бик теләп үзләре дә шигырьләр иҗат иттеләр”,-ди Балык Бистәсе гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Яруллина. Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимовалар гаиләләре белән бергә килгәннәр. Игътибар белән тамашаны күзәттеләр. “Тукай иҗаты безгә бик ошый. Балалар бакчасыннан ук аның иҗатын өйрәнеп үстек. Тукай сүзе үк күңелгә якын. Шигьрияткә якын булу беркемгә дә зыянга булмас.Шигьри җанлы күңел тутыкмый ул”,-ди Рәзилә. Шул ук авылдан 67 яшьлек Үзбәк Мусин дә бәйрәмне карарага дип килгән. Сәхнәдәге һәр чыгышны бирелеп тыңлады. “Басудан туры монда килдем. Тукайны бик хөрмәт итәм мин. Тукай әдәбиятыбызга, мәдәниятыбызга, сәнгатькә юл сызып калдырган кеше. Мин үзем өлкән яшькә җиткәч кенә шигырьләргә игътибар итә башладым. Шагыйрьләр дүртъюллыкта гына да кешенең гомерен чагылдырып бирә алалар. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Ничәмә-ничә районда булдым, кешеләр белән белән аралаштым. Нәтиҗәдә безнең Балык Бистәсе халкы чын татарча, Тукайча сөйләшә икән дип сокландым әле. Бер елны Казанга кирпечкә баргач, иптәш малай белән сөйләшеп торганда Арча районыннан булган бер ир-ат безнең янга килде дә, “егетләр сез шундый матур итеп татарча сөйләшәсез, кайсы районнан”, дип сорады. Тукай эзләреннән йөрүчеләр безнең телгә сокланалар, бик зур рәхмәт сезгә, дип җавап бирдем аларга”,-дип сөйләде Үзбәк абый.

Гөлназ Зарипова. 

Фото:tatarile.org

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus