Аның кысаларында Урсалы микрорайонындагы рус мунчасы хуҗасы Мингата Фатыйх улы Таһиров узган шимбә көнне инвалидлар өчен мунчасында бушлай юыну оештырган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мондый игелекле гамәлдән бик канәгать калганнар, мунча хуҗасына ихлас күңелдән рәхмәт белдергәннәр.
Мингата Фатыйхович киләчәктә дә мондый ярдәмне күрсәтергә әзер икәнен әйткән. Ул һәр атнаның дүшәмбесендә инвалидларга мунчада бушлай юыну оештырачагын белдергән.