Март аеның бер көнендә безгә Валентина Журавлева шалтыратып, Чернобыль атом-электр станциясе зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ире белән очрашырга тәкъдим итте һәм музейга экспонатлар тапшыру теләге булуын әйтте. Берничә көннән без хәрбиләрчә ыспай бу ир-ат белән әңгәмә кордык.
Александр Перфилович - 1986 елның 23 июнендә Зәй хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән унике ир-атның берсе. Ике көннән соң аларны Бөгелмәгә озаталар, биредә барлык респуликадан отрядлар төзелә һәм икенче көнне ерак Томск шәһәренә җибәрәләр. Җентекле медицина күзәтүләре, биографияне тикшерү, батальон төзү, бернинди дә мәгълүмат булмау – 1986 елның июнь ахыры Александр Перфилович хәтерендә шулай саклана. Ә өйдә 14 яшьлек кызы Ирина белән хатыны кала.
-Беренче айларда без Чернобыльдан ерак булмаган урында палаткаларда яшәдек. Урынга барып җиткәч, солдатларның мәгълүматларына карап, кайсын кайда эшкә билгеләделәр. Барлык машина йөртүчеләрне дә автомобильләргә беркеттеләр. Мине бетон болгаткыч “КамАЗ” машинасында эшләргә куйдылар, эш сменасы 12 сәгатькә сузыла иде. Төзелүче саркофаг өчен 3 миксер тәүлегенә 6 мең куб бетон җитештерде. Чуер ташны - баржаларда Припять елгасыннан, ә цементны Киевтан китерделәр. Экологик куркыныч янауга карамастан, берничә тапкыр диверсия очрагы да булды. Китерелгән чуер таш арасыннан миксерны сафтан чыгаручы һәм бетон җитештерүне туктатып торучы арматура кисәкләре кебек “бүләкләр” дә килеп чыккалады. Цементның да урынга килеп җитмәү очраклары булгалады: машина йөртүчеләр аны нарат урманнарына агызып, кире базага кайта иде. Бу диверсия очрагын хәтта КГБ тикшерде, ә һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга эссе һавада, сусызлыктан интегеп, 12шәр сәгать хезмәт куярга туры килде.
Беренче көннәрдә ликвидаторларга күп нәрсәләр сер булып калды. Мәсәлән, машина йөртүчеләр миксер белән станциягә килеп, бетонны кая бушатырга белмиләр, чөнки урында беркем дә юк иде. Соңрак эшчеләр җитәкчеләрнең радиациядән качып ятуларын аңлады. Кайчакта алар, бинадан чыкмыйча гына, бетонны кая бушатырга икәнен кечкенә генә тәрәзәдән кычкыралар иде. Үтә куркыныч зонада эшләгәнлектән, саклану чараларын катгый үтәү таләп ителде. Алынган нурланыш дәрәҗәсен тикшереп тордылар. Зарарланган территориядә эшләүчеләргә күпме нурланыш алуны тикшерүче прибор - дозиметрлар бирелде. Станциядән чыкканда җыелган радиация күләмен үлчиләр иде. Тиешле нурланыш микъдарын җыйгач, без – берничә кешене 17нче километрдагы ярдәмче эшләргә җибәрделәр, - дип искә ул чорларны Александр Перфилович.
Ликвидаторларның батырлыгы һәм каһарманлыгы нәтиҗәсендә Чернобыль АЭСының дүртенче энергия блогы тирәли саркофаг-каберлек стеналары үсеп чыга. Анда авария реакторы күмелә. Ә бу афәтле 1986 елда Александр Перфилович ил кушуы буенча шушы Чернобыль реакторын үз күзләре белән күреп, сәламәтлеген куркыныч астына куя. 1986 елның 17 сентябрендә безнең героебыз Чернобыльдә соңгы көнен хезмәт куя. Ул бу вакыт эчендә 21,3 гамма-рентген нурланыш ала. Туган ягына әйләнеп кайткач, “АТХ-3” оешмасында озак еллар машина йөртүче булып эшли.
2007 елда Александр Журавлев “Батырлык” ордены белән бүләкләнә, ә дүрт елдан “Чернобыль атом-электр станция-се авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан өчен” истәлек медаленә ия була. Әңгәмәдәшемнең костюмында әлеге медальләрнең балкуы батырлык, намуслылык төшенчәләрен аңлата иде.
Бу очрашуга әзерлек барышында мин бер герой белән генә очрашуны көткән идем, ә берьюлы олы хөрмәткә лаек 3 кеше белән танышырга туры килде. Берничә ел элек Александр Перфиловичны паралич суккан, хатыны Валентина аны тәрбияләп, чәй кашыгыннан ашата. Тормыш юлыннан шулай, авыр вакытларда да, шатлыгын да бергә уртаклашып гомер итә алар. Бу кунакчыл гаиләдә булганда 77 яшьлек күрешеләре Миңгол Хәлиуллин белән дә танышырга туры килде, ул 1957-1960 елларда Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынаулардан нурланыш алган.
Шулай гаилә альбомыннан фотосурәтләр карап, истәлекләрне яңартып, безнең очрашу ахырына якынлашты. Александр Перфилович туган як тарихын өйрәнү музеена шәхси архивында 30 ел сакланучы, киләчәк буыннарга сак булуны искәртүче документлар күчермәләрен, фотографияләр, дозиметр тапшырды.