Тавык түшен юып, шакмаклап турарга. Савытка салып, тәменчә тоз сибәргә һәм соя соусы агызырга. Болгатырга һәм 30 минут маринадта тотарга. Борычның орлыкларын алырга һәм тавык түше кебек шакмаклап турарга. Маринадланган тавык түшен баллы борыч белән аралаштырып, махсус агач таякчыкларга тезәргә. Өстенә кунжут сибәргә. Шашлыкларны майланган формага тезеп, 180-200 градус кызулыктагыдуховкада 30-40 минут пешерергә. Пешергәндә берничә тапкыр әйләндерергә.