19 апрель кичендә Яшел Үзән районының Түбән Карамалы авылында 13 яшьлек кызның үле гәүдәсе табыла.
Кыз әнисе һәм әнисенең бергә гомер иткән ир-ат белән бер йортта яшәгән. Бурычлары җыелу сәбәпле, аларның утларын өзгәннәр. Фаҗига алдыннар ир-ат үз белдеге белән электр чыбыгы тоташтырган була. Яхшылап изоляцияләнмәгән электр тогы чыбыгы кызның гомерен өзә.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Аз керемле гаиләнең утын өзүгә катнашы булганнар шулай ук җавап тотачак.