Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Дубайда Солтан Әл-Мансури белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда, VI еллык инвестицион форум кысаларында үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл-Мансурига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнгать мөмкинлекләре турында кыскача хәбәр итте.


Ул искәрткәнчә, катлаулы финанс вәзгыятькә карамастан, республикада узган елда төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне саклап калып булды. Республиканың алга таба икътисадый планнарына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгълүмат технологияләренә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына, башка актуаль тармакларга гаять зур игътибар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстанның мөһим партнерларының берсе.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Әмирлекнең икътисад министрын Татарстан Республикасына чакырды. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның май аенда Татарстанда гадәттәгечә "KazanSummit" Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең халыкара икътисадый форумы үтә һәм ул Әл-Мансурины шунда катнашырга чакыра.

Солтан Әл-Мансури, үз чиратында, регионны үстерү планнары турында сөйләде.

Икътисад министры Татарстан Республикасы белән мәгълүмат технологияләре, электрон хезмәт күрсәтүдә, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кызыклы икәнен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов Әмирлек эшкуарларын Татарстан Республикасына, аларны хезмәттәшлек итү кызыклы булган тармаклар эшчәнлеге һәм тәҗрибә белән якыннан танышу өчен, чакырды.

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus