Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршы иртән чемоданнар тоткан балалар, әти-әниләр, район җитәкчеләре белән ыгы-зыгы килеп торды. Районнан 175 кешелек делегация “Созвездие”-“Йолдызлык” телевизион яшьләр республика фестиваленең финал турларында катнашу өчен Казанга юл алды, аларны әти-әниләр уңышлар теләп озатып калды. Бәйгенең Сарманда үткән төбәк турында Зәйдән төрле ансамбльләр, аерым башкаручылар күпләп финал турларына узды, хәзер алар икенче сынауны Казанда үтә. Агымдагы елда бәйгенең аеруча оешкан төстә, югары әзерлектә булуын район җитәкчелеге зур игътибар бирде. Ул сәхнә костюмнарының зәвыклы, үзенчәлекле, чыгышларның тагын да югары һөнәри осталыкта булуында чагыла.
- Быел район бюджеты хисабыннан һәр баланы, бәйге турларына үтүенә карап, акчалата стимуллаштыру да оештырыла. Күпчелек костюмнарның җирле бюджет хисабыннан булуы да күз уңында тотылды. Без талантлы балаларыбызның район данын яклап яхшы чыгыш ясауларын теләп, көтеп калабыз, - диде мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина һәр иҗат төркеменә хәер-фатиха биреп.