Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нокса елгасы ярларыннан чыкканлыктан бистәләрне су баскан

Нокса елгасы ярыннан чыгу сәбәпле, Казанда 38 ишегалдын су баскан - төнлә 16 кеше эвакуацияләнгән.

Казанда Нокса елгасында ярыннан чыгу сәбәпле, Салмачы бистәсендә (Әтнә, Камышлы, Питрәч, Үзәк урамнар), Вишневка бистәсендә (Яр буе, Зур урамнар) шәхси йортларның 38 ишегалдын участогы су бскан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте аныклап узганча, су басу турында хәбәрләр 112 телефоны буенча 18.15тә алынган.

Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча  идарәсе җиденче отряды, Казан башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе оператив төркемнәре барган.

Урында кешеләр тормышына куркыныч янамау ачыкланган. Зыян күрүчеләр юк. Ишегаллары тикшерелгән, су баскан йортларда яшәүчеләргә эвакуция тәкъдим ителгән, башта теләүчеләр булмаган. Әмма төнлә 16 кеше эвакуацияләнгән.

"Вазгыять контрольда тотыла", - дип билгеләп үтәләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Искәртеп узабыз: быел Казанда су басу зонасына эләгергә мөмкин йортлар саны арткан. 2015 елда сүз 253 йорт турында барса, быел - 386 йорт турында. Бу, беренче чиратта, шәхси секторны елгалар янында һәм су баса торган урыннарда төзү, шулай ук дренаж һәм су китү чокырларын күмү белән бәйле.  

http://tat.tatar-inform.ru/ 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus