Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районында «кайнар эз»дән ике егет эләкте

Март ае урталарында “М-7” трассасының Балыклы Чүкәй яныннан уза торган участогында детективка тиң вакыйга булып алды.
Яр. Чаллы шәһәрендә үз машинасы белән такси хезмәте күрсәтүче “З” ике пассажирны Казанга илтергә заказ ала. Чакыртылган адрес буенча машинаның арткы утыргычына ике яшь егет кереп утыралар. Юл буе сыра чөмереп, нәрсәдер сөйләшеп  баралар егетләр. Чынлыкта машинаны талап алып китү турында план корганнар икән. Мондый адымга нәрсә этәргәне һич аңлашылмый. Сыра парыннан аңнары томалангандыр инде мөгаен.
 
Бер тукталышка җитәрәк, “В” үзен начар хис итүен, машинаны туктатуны сорый. Таксист туктар өчен тизлекне киметеп, юл кырыена борылуга аның йөзенә газ баллоныннан сиптерә. Куркып калган шофер тагын кузгалып китмәкче була. Шул вакыт егетләрнең икенчесе таксистның муенына пычак белән кадый. Ул барган килеш машинадан сикереп төшеп кала. “Т” җәһәт кенә руль артына күчеп утыра. Әмма ерак китә алмыйлар. Берничә километр узгач, юл читенә төшеп капланалар. Хәсрәт юлбасарлар машинадан чыгып урман посадкасы буйлап Казан тарафына юнәләләр. Шумково борылышында юл-патруль службасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланалар.
 
Бу 18 һәм 20 яшьлек егетләргә карата җинаять эше кузгатылды. Алар сак астында суд булганны көтеп яталар. Яшьрәге моңа кадәр дә урлашканы өчен суд каршына баскан булган икән инде.
 
 
Фотосы: ijevsk.bezformata.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus