Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә үзенчәлекле форумның бер этабы узды

Бу ялларда Зәйдә “Все краски мира” дип аталган республика мәгариф форумының йомгаклау төбәк этабы узды. Анда Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Яңа Чишмә районнарыннан мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Безнең шәһәр  форумның йомгаклау этаплары үткән бишенче урын булды.

- Форумга тәкъдим ителүче проектлар барысы да милләтара конфликтларны кисәтүгә, Җир шарында дуслык, үзара аңлашып яшәүгә юнәлтелгән иде. Ул 2014-2020 елларга республикада дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасы кысаларында, Татарстан ирекле волонтерлар хәрәкәте үсеше үзәге тарафыннан оештырылып, гамәлгә ашырыла. Эш барышын республиканың Яшьләр эшләре, спорт, туризм министрлыгы координацияли, - дип аңлатма бирде “Все краски мира” проекты җитәкчесе Татьяна Тугарова.

Зәйдә үткән форумда 6 мәйданчык эшләде. Төп мәйданда социаль проектлар презентацияләнде. Нәкъ менә биредә үзенчәлекле эш-проектлары өчен шәһәрнең 2нче мәктәбе “Мәрхәмәтлелек территориясе” ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары Диана Захарова һәм Анастасия Терентьева 20 мең сумлык грантка ия булды. Алар “Бердәмлек” проекты белән чыгыш ясады.

-     Безнең өчен бердәмлек төшенчәсе ул - төрле милләт кешеләренең бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшәве. Моның өчен һәр милләт үз милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен башкалар белән уртаклашып яшәргә тиеш, без үз проектыбызда нәкъ менә шуны күздә тотабыз, 14-17 яшьлекләр арасында ачыктан-ачык үз милләте белән горурлануны алга куябыз, - ди кызлар.

Алар, мәктәпләргә йөреп, яшьләрнең үзләренә ошаган төрле милләтләрнең традициясен саклаган концерт номерлары әзерләүне билгеләгәннәр. Ә соңыннан проект милли үрнәкләр белән бизәлгән гала-концерт белән тәмамланачак.

Форум барышында төрле мәйданчыкларда мастер-класслар да оештырылды. Аларда яшьләр төрле материаллардан милли костюмнар да әзерләргә өйрәнделәр, милли бизәкләр төшерелгән сувенирлар ясау серләренә дә төшенделәр.

Соңыннан барлык катнашучылар флэшмобта дәртле бию башкарды. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus