“Татнефть” нефть чыгаруны арттырган
“Татнефть” оешмасы нефть табуны ел башыннан арттырып, 6,932 млн тоннага җиткергән.
Ел башыннан нефть чыгару узган ел белән чагыштырганда 5,5 % ка арткан. Шуңа өстәп, узган айда “Танеко” 814 400 т чимал эшкәрткән. Кыскасы, нефть тармагында икътисадый кризис сизелми.