Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Социаль ипотека программасында яңалык: фатирлар йортлар салынып беткәч кенә уйнатылачак

Социаль ипотека программасы буенча торак алучылар арасында гадәттә, фатирлар йорт салынып беткәнче үк уйнатыла. Һәм өй туен, ни кызганыч, ел буе да көтәргә туры килә.
Апрель башында Татарстан Дәүләт торак фондының рәсми сайтында әнә шундый йорт төзелеп беткәнче бүленгән фатирларны кабат конкурста уйнатырга дигән хәбәр чыкты. Бу социаль ипотека программасында катнашучылар арасында канәгатьсезлек уятты. Оренбург тракты урамы 3нче йорт тирәсендә халык ризасызлык белдереп хәтта, митингка да чыкты. Бүген исә, Татарстан дәүләт торак  фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин мәсьәләгә ачыклык кертте.
 
 
Баксаң,  бер бүлмәле торак откан гаиләләрнең, йорт куллануга тапшырылганчы, гаиләләре ишәйгән, хәзер алар зуррак фатир телиләр. Бу хакта Дәүләт торак фондына  гаризалар күпләп килә башлагач, фатирларны кабат уйнатырга кирәк дигән фикергә килгән булганнар. Моңа каршы килүчеләр булгач, бу идеядән кире кайтканнар.
 
– Бу мөмкин булмаячак. Оренбург трактында урнашкан йортта фатир отканнардан да шикаятьләр килгән иде, әмма, бу йорт аерым утрау түгел, шуңа да кагыйдәләр бар кешеләргә дә бер үк. Бер откан фатирны үзгәртеп булмаячак. Гаиләләр беренчел откан фатирларында яшәячәк. Төп беркетмә тапшырылганда фатир алучы бюджет өлкәсендә эшләвен раслучы документ китерергә тиеш була. Шулай ук программада катнашучыларның ай саен минималь түләүләрне кертеп барулары да исәпкә алыначак. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гаиләләр социаль ипотека программасыннан төшеп кала,- диде Тәлгать Абдуллин.
 
Хәзер кешенең бюджет өлкәсендә эшләвен ачыклавы бик җиңел. Бюджет оешмалары үзләрендә эшләүче хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны электрон форматта урнаштыра. Аны Дәүләт торак фонды теләсә кайсы вакыт тикшерә ала.
 
Социаль ипотека программасында чиратта торучылар өчен тагын бер яңалык.
- Хәзер фатирлар бары йортлар куллануга тапшырылгач, күченергә 30 көн  кала гына  уйнатылачак,- ди Тәлгать Абдуллин.  
Хәзерге вакытта республикада социаль ипотека программасы буенча 19 мең гаилә торак алуга чиратта тора. Былтыр биш меңгә якын фатир куллануга тапшырылган булган. Быел исә 9 мең фатирга исәпләнгән 173 йортны төзергә ниятлиләр.
 
Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт торак фонды булдырган система ярдәмендә, социаль ипотека программасында катнашучы һәр кеше йорт төзелешен он-лайн режимда күзәтә алачак. Монда йортны төзүче подрятчы оешма, төзелешкә тотылган акча күләме, йортның әзерлек дәрәҗәсе турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге система 2-3 атнадан эшли башлар дип көтелә.
 
http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus