Спорт ветераннары истәлегенә
Зәйдә спорт ветераннарын искә алу традициясе яши. Бу шимбәдә Югары Пәнәче авылында РСФСРның спорт осталары көрәшче Исмәгыйль Баязитов белән гер күтәрү остасы Василий Николаев истәлегенә көрәш турниры узды. Турнирга әлеге спортчыларның якыннары, дуслары, көрәш ветераннары, көрәшне үз итүчеләр, яшь бил алышучылар җыелды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, яшүсмерләргә әлеге спортчылардан үрнәк алырга чакырды, уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Сармашбаш командасы - җиңүче, Югары Пәнәче белән татар гимназиясе командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.