Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТУГАН ТЕЛЕМ-ТАТАР ТЕЛЕ

Чәчәк кебек матур бит

                  ул туган тел,

Гөлләр-гөлләмәләр бизәп

                    торган тел.

 

 Ел саен 21 февральдән “Мин татарча сөйләшәм“ акциясе  старт ала.Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамнарда, китапханәләрдә һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар телендә аралашу даирәсен киңәйтү, укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

Безнең 6нчы  мәктәп тә акциядә актив катнаша.  Мәктәптә төрле милләт вәкилләре белем ала. Шуны исәптә тотып, Туган тел көнен татар, рус һәм инглиз телләрендә үткәрдек. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары З. Данилова, Р. Зиатдинова оештырды. Анда I-IХ сыйныф укучылары татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм әкият сәхнәләштерделәр.Мәктәбебездә талантлы укучылар күп. Бу кичә моны тагын бер кат исбатлады. Аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Укучылар төрле телләрне белүләре һәм үзләрен сәхнәдә иркен тотулары белән дә сокландырдылар. Ахырда барлык укучылар, тамашачылар татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар. Бу чарадан һәркем яхшы кәеф, күтәренке рух белән таралды.

Акция кысаларында мәктәптә татар теле атналыгы да уздырылды. 8 Март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән  “Әнием - күз нурым” дигән ачык чара күңелләрдә аеруча уелып калды. Аны Ф.  Әхмәтшина һәм М. Миннегулова бик эчтәлекле итеп уздырдылар. Бәйрәмне матур итеп Лилия Чагаева белән Аделина Петрова алып барды.  

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап рәсем конкурсы  игълан ителгән иде.  Укучылар берсеннән-берсе матур  рәсемнәр ясады. А. Хөснетдинова иң-иңнәрен сайлап алып,  күргәзмә ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган  шигырь бәйгесенә укучылар яхшы  әзерлек белән килде. Шагыйрьнең һәм башка авторларның шигырьләре залда гына түгел, бөтен мәктәптә яңгырады. Аларны Р.  Мәрданшина һәм Л.  Камалиева тыңлады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Зурлар арасында I урынны - Дилияр Борһанов (6 «Г»), ә кечкенәләрдән Алмаз Габдриев (3 «В») яулады.                                                                                                  

И. Васильева татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”  мастер-класс бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

Акция кысаларында 6 «Г» сыйныфы  укучылары  белән Г. Гыйльманова һәм Л. Әхмәтҗанова шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл тоттылар. Алар урамда буклетлар тараттылар һәм шәһәрдәшләребез белән аралаштылар. Өлкән буын вәкилләре яшьләргә  киңәшләрен бирделәр, татар телен яклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. Р. Нәбиуллина, М. Нәҗметдинова  башлангыч сыйныф укучылары белән  татарча мультфильмнар карауны оештырды, ә  Г. Романова һәм Г.  Садыйкова  урта сыйныф укучылары белән татар язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән фильнар карадылар.

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Л. Камалиева, үткәрелгән чараларга  йомгак ясап, катнашучыларга рәхмәт белдереп, актив укучыларны билгеләп үтте. Үткәрелгән чараларда татар төркемендә укучы балалар белән бергә, рус телендә сөйләшүче балалар да актив катнаштылар, тырыша-тырыша татарча сөйләштеләр. Бу чаралар татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә этәргеч булып тора

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus