2 шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән
Казанның Вознесение бистәсендә чыккан янгында 1980 елгы ир-егет зыян күргән. Янгын 2 шәхси йортны һәм ишегалды корылмаларын көл иткән. Бу хакта Россия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын чыгу хакында хәбәр кичә кичке 8ләрдә килеп ирешә. Бу урынга янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, “Горгаз” һәм энергетика хезмәте белгечләре, полицейскийлар җибәрелә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, 2 шәхси йортта һәм ишегалды корылмаларында ачык янгын була. Утның күрше участокта урнашкан торак йортка да күчү куркынычы яный. Янгынның гомуми мәйданы 150 квадрат метрга җитә. Аны сүндерүгә 5 янгын сүндерү бүлекчәсе җәлеп ителә. Янгын нәтиҗәләрен бетерү кичке 9да төгәлләнә.
Нәтиҗәдә, гомуми мәйданы 150 квадрат метр булган 2 шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары тулысынча янып бетә. 65-70 процент тәне 1нче һәм 2 нче дәрәҗә пешү сәбәпле, 1980 елгы ир-егет Республика клиник хастаханәсенә озатыла.
Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана. Ут чыгуны соңлап күреп алу һәм бу хакта соңарып хәбәр итү янгын көчәюгә китерә.