Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чәчүлекләр сый ала

Районда язгы кыр эшләре башланды. Көннәр җылынса, басуларда хезмәт гөрелтесе тагын да көчәер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән әңгәмәбез  кыр эшләре барышы һ.б.лар турында.

 - Атлас Нургатаевич, игенче өчен ел яхшы булыр дип уйлыйсызмы?

-Апрель аеның икенче яртысында җылы көннәр вәгъдә итәләр. Җирдә туң катламы калын түгел. Шуның нәтиҗәсе буларак, туфракта туң тиз бетәчәк. Бу, бер караганда, начар түгел, барлык дым туфракка сеңәчәк. Ул алга таба булачак уңышка нәтиҗәсен бирми калмас. Барлык чәчүлек җирләр бервакытта өлгерә, өстәвенә, яңгырлар да ява. 

- Агымдагы ел кыр эшләренә ашлама җитәрлек тупландымы?

-Район хуҗалыкларына 12 мең тоннадан артык   минераль ашлама кайтартылды: шуның 2700 тоннасы - катлаулы минераль ашлама. Бер гектар чәчүлеккә 78,5 килограмм тәэсир итүче матдә тупланды. Агрофирмалар график нигезендә Тукай орлыкчылык заводыннан орлык алып кайту эшен дәвам итә. Барлыгы  4400 тонна орлык кайтартылды инде.

- Язгы кыр эшләренә нинди техникалар җәлеп ителәчәк?

-Чәчү кампаниясендә  төрле маркадагы 317 трактор катнашачак, шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор, 49ы - чәчү, 36сы - чөгендер чәчү, 160ы– тырмалау  агрегаты, 13е чәчү комплексы. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлыкларның торышы, минераль ашламалар  карап чыгылды. Аларда район башлыгы үзе булып, механизаторлар белән аралашты. Быел бөртеклеләрдән - 100 мең тонна  шикәр чөгендере уңышын,  500 мең тоннадан артык җыеп алу бурычы тора. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар махсус киемнәр, аптечкалар белән тәэмин ителде. Бу көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе дә районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карап, эшчәнлеккә югары бәя бирде. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча районда быел да конкурс игълан ителгән иде. Нәтиҗәләр буенча “Зәй шикәре” - I, “Восток” - II, “Зәй” - III, “Нива” ширкәте - IV , “Союз Агро”  V урында.

- Хуҗалыкларның яңа техниканың белән тәэмин ителеше турында берничә сүз. ..

- Районга   “К-744” тракторы , “Амазоне” чәчү комплексы, чәчү өчен компакторлар, “КЗК” катогы, тырмалау агрегатлары, кукуруз чәчкечләр кайтты.  Әлеге техникалар алга таба да кайтарылачак.

- Атлас Нургатаевич, кыр эшләре барышы ничек тора?

- Уҗым культураларын тукландыру эше 28 мартта “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең ДРСУ тирәсендәге басуыннан башланып киткән иде. Бу эш әлеге ширкәттә һәм “Зәй шикәре” агорофирмасында тулы куәттә бара. Бүгенге көнгә барлыгы 1100 гектар мәйданда көзге культуралар, 1,4 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды. Бу эш белән ике “Туман” агрегаты, ике очкыч мәшгуль. Якын  көннәрдә тукландыру эшенә “Восток” агрофирмасында да керешәчәкләр.                           

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus