Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айрат Хәйруллин: “Минем максат – авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү” (фотолар)

Бүген Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Россия Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашачак кандидатлар - Айрат Хәйруллин, Людмила Каня, Андрей Швеев район-шәһәр халкы белән очрашты. Очрашуда кандидатлар халык алдында үз сайлау алды программасы белән чыгыш ясады, сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Билгеле булганча, агымдагы елның 22 маенда республика сайлаучылары “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш депутатларын алдан сайлап карау-праймеризда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Бу көнне республиканың 560 санау участогы сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк. Шулардан 13 участокның Зәй районы территориясендә булуы планлаштырыла.

Ә Зәйдә үткән очрашуда катнашкан кандидатларга килгәндә, Айрат Хәйруллин - Россия Федерациясе Федераль җыен Дәүләт Думасы депутаты, парламент комитеты рәисенең аграр сәясәт буенча беренче урынбасары, Людмила Каня вакытлыча бер җирдә дә эшләми, ә Андрей Швеев - Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы укытучысы.

Айрат Хәйруллинның сәяси һәм эшлекле карьерасы Татарстанда башланган. 1994 елда ул, Россиядә беренчеләрдән булып, экологик зыянсыз капларда газлы, минераль су җитештерүгә алына, 1995 елда “Регина” кондитер фабрикасы, “Эдельвейс-М” сөт заводы төзи. Шул ук елда ул Казан шәһәр Советының иң яшь депутаты буларак сайлана, ә1999 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты була. Бу чорларда ул социаль мәгънәгә ия булган - авылларны су һәм газ белән тәэмин ителү, юллар төзеклеге, яшелләндерү-төзекләндерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Нәкъ менә аның катнашында аз керемле гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә ташламалы түләүләр кертү системасы эшләнә, тузган торак программасы буенча 600 гаилә яңа фатирлы була. Айрат Хәйруллин үз вакытында 10нан артык агросәнәгать компаниясе һәм төрле юнәлештәге 150 предприятие булдыра. 2004 елда “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек була. Хәзер исә аның эшчәнлеге тулысы белән законнар чыгару белән бәйле.

Айрат Хәйруллинның Зәй территориясеннән депутатлыкка кандидат булып баруы очраклы түгел. Зәй - Татарстанның эре сәнәгать төбәгенең берсе, биредә төп юнәлеш – электр энергетикасы, ГРЭС - зур күләмдә энергия җитештерүче предприятие. Шулай ук Зәй авыл хуҗалыгы тармагы белән дә тыгыз бәйләнештә. Бездә Россиядә алдынгы шикәр заводы бар, икмәк кабул итү предприятиесе, ипи заводы, “Зәй шикәре”, “Зәй”, “Восток” агрофирмалары уңышлы эшли. Айрат Хәйруллин менә шушы төбәккә яшь белгечләрне күпләп җәлеп итү мөһимлеген азсызыклый, аграр сәнәгатьне тагын да үстерү юлларын тәкъдим итә.

- Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр буенча комитетта 13 әгъзаның бары өчесе генә - авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле. Минем максат - барлык депутат коллегаларда да авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен илдә уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән законнар чыгаруга этәрүгә дөрес фикер формалаштыру, авыл халкының яшәү шартларын яхшырту буенча эшләү. Моның өчен һичшиксез дәүләт ярдәменең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә ныклы, киң кырлы булуына ирешү кирәк. Дөрес, без инде авыл хуҗалыгы тармагына, үзебездә сыйфатлы продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме булдыру өстендә аз эшләмәдек, әмма әле бу гына җитми, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә бөтен уңайлы мөмкинлекләрне тудырып, яшьләребезнең бу тармакка кызыксынып карауларына ирешергә кирәк, - ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus