Рәсми төстә апрельнең беренче шимбә өмәсе 23 енә планлаштырган булса да, санитар җомгаларны беркем дә тыймаган. Язгы яңгырлар эретеп бетергән кардан соң, шәһәр урамнарында кыш буе җыелган чүп-чар бихисап. Аларны, башлыча, идарәсе компанияләр һәм шәһәр төзеклеге өчен җавап бирүче оешма хезмәткәрләре чистарта. Алардын соң ук инде урамнар сафланып, язгы матур көн кәефләрне тагын да күтәреп тора.