Зәй студентлары “ФинАгроТрейд” агротехнопаркында яңа техника белән эшләү серләренә төшенә
Бүген “АгроКөч-Төркем” компаниясенең Чаллыдагы “ФинАгроТрейд” агротехнопаркында профильле белгечлекләр буенча белем алучы студентлар, эшче һөнәрләре белән кызыксынучы югары сыйныф укучылары өчен һөнәри сайлау декадасы башланды.
Декаданың беренче көнендә агротехнопаркка экскурсияләрдә, мастер-классларда катнашу өчен Сарман һәм Зәй политехник колледжының авыл хуҗалыгы тармагы буенча белем алучы студентлары килде. Зәйдән анда авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча укучы 20 студент катнаша. Яшьләр ягулык аппаратларын төзекләндерү, двигательләрне карап тоту буенча мастер-классларны карадылар, шулай ук предприятиенең әйдәп баручы белгечләре уникаль авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләү буенча семинарлар оештырдылар. Бу бүген-иртәгә авыл хуҗалыгы тармагына кайтасы яшь белгечләр өчен аеруча мөһим, чөнки заман хәзер бездән яхшы уңыш алу өчен үзенчәлекле югары технологияләр белән эшләүче техникада идарә итү осталыгына ия булганнарны сайлауны таләп итә, диләр “ФинАгроТрейд”та.
- Бүген илебездә эшче һөнәрләренә сорау зур. Шуңа да без төрле чаралар оештырып, яшьләребезне эшче һөнәрләренә җәлеп итү максатын, алай гына да түгел, аларны инде белем алу белән беррәттән практикада эшләү үзенчәлекләренә төшендерүне алга куйдык. Без соңгы елларда профильле уку йортлары белән хезмәттәшлек итүне активлаштыруга басым ясыйбыз. Бүген агротехнопарк җитештерү масштабларын киңәйтә һәм яңа базар мөнәсәбәтләрен өйрәнә, моның өчен безгә беренче чиратта грамоталы белгечләр кирәк, ә теләге булган студентларны безнең осталар инде бүгеннән практикада өйрәтергә әзер, - ди “ФинАгроТрейд” агротехнопаркы генераль директоры Илнур Ибәтуллин.
Һөнәри сайлау декадасы кысаларында булачак авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән үзенчәлекле очрашу-өйрәнүләр 18 апрельгә кадәр дәвам итә.