Киңәшмә темасы - укучыларның фикерләү сәләтен үстерү
Зәй 4нче мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллану” темасына район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды. Семинара тәнкыйди фикерләү алымнарын һәм сингапур структураларын кулланып, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Мәктәп укытучылары «Мин татарча сөйләшәм» конкурс-акциясенең пландагы эш төре белән таныштырдылар, бу конкурс кысаларында чыгарылган “Бердәмлек” газетасынпрезентацияләделәр.
Семинар мәгълүмати һәм укыту методик үзәк методистлары һәм анда катнашучы укытучылар тарафыннан югары бәяләнде.