Иске Зәй бистәсендә спорт бәйрәме узды
7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Гадәттәгечә, быел да бу көнне Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында спорт бәйрәме оештырылды. Анда мәктәп укучылары катнашты. Чарада конкурслар, төрле уеннар үткәрелде. Укучылар үзләренең өлгерлеген, тапкырлыгын күрсәттеләр. Балалар бәйрәмнән яхшы кәеф һәм уңай тәэсир белән таралыштылар.