Почта хезмәткәрләре арасында конкурс игълан ителде
Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның икенче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда “Татмедиа”ның барлык басмаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак.
Бәйге 2016 елның 1 апреленнән 30 июньгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның икенче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы “Татарстан почтасы”ның барлык почта бүлеге һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу өчен почтальонның киләсе елның беренче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылучылар, 2015 елның икенче яртыеллыгына караганда, арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары саны агымдагы елның беренче яртысыннан кимемәскә тиеш.
“Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” (Зәй бу номинациягә карый) һәм "Иң яхшы авыл почтальоны" номинацияләрендә җиңүчеләр 16644 сум акчалата бүләк алачак. Ә “Иң яхшы почта бүлеге” номинациясендә җиңүче почта бүлегенә 30000 сум акчалата бүләк каралган. “Журналлар буенча иң зур тираж” номинациясендә “Татмедиа” карамагындагы журналларга иң күп яздыручы почтамт хезмәткәре бүләкләнәчәк (30000 сум).
Хөрмәтле зәйлеләр! Әгәр үз почтальоныгызның җиңүен телисез икән, бәйгегә сез дә зур өлеш кертә аласыз. Моның өчен район газетасына һәм “Татмедиа” җәмгыяте карамагында берничә газета-журналларга язылырга гына кирәк.