Татарстанда тагын балыкчы боз астына киткән
Башкаланың Гаврилов урамы янындагы сулыктагы гадәттән тыш хәл бүген иртән була – ярдан 25 метр эчкә кергән балыкчы боз астына китә.
Әлеге хәлне күреп калучылар тиз арада бердәйм коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Янгын сүндерү хезмәткәре Денис Васильев үз гомерен куркыныч астына куеп, янгын сүндерчеләр баскычы ярдәмендә бәлага юлыккан ир-ат янына кадәр барып җитә һәм аны ярга чыгара.
Зыян күрүче – 1958 ир-атны ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре карамагына тапшыралар.