Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Будапештка сәфәр кыла

Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнехановның  Будапештта булу программасы ике көнгә сузылачак.


Әлеге визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Венгрия Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог, Икътисад министрлыгының икътисадый үсеш һәм норматив җайга салу мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, Чит илләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто, Венгрия  Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашулары көтелә, дип җиткерә президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Венгерия-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, Graphisoft Park бизнес-паркы эшчәнлеге белән танышачак.


Будапештка килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар белән бергә,  Будапештны фашизмнан азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары  һәйкәленә чәчәк бәйләме салды.   


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара “Вигадо” концерт залында узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә Татарстан-Венгерия багланышлары бик мөһим. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан – күп милләтле республика, анда гасырлар буена төрле милләт халыклары дус һәм тату яши.   

Рөстәм Миңнеханов әзерләнгән концерт программасы татар халкының мәдәниятен белергә ярдәм итәр дип өмет белдерде. Без сезгә республикабызның бер кисәкчеген алып килдек, диде ул.

 

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus