Аутизм турында һәркем белергә тиеш!
2 апрель – Халыкара аутизм хакында мәгълүмат тарату көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Әлмәттә махсус акция узачак.
Шәһәребездәге “Гадәти булмаган балалар” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылачак акция “Панорама” сәүдә-күңел ачу үзәгендә 13 сәгатьтә башлана. Аның максаты – аутизм диагнозы куелган балалар, аларның ата-аналарының ялгыз түгел икәнлеген ассызыклау һәм мөмкин булган кадәр аутистларны җәмгыятькә яраклаштырырга тырышу.