Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдәге ресурс үзәгендә америкалылар булды

Бүген Зәй политехник колледжының ресурс үзәгенә Американың электр челтәре тармагында югары квалификацияне белгечләр әзерләүче SLTC компаниясе белем үзәге җитәкчеләре килде. Алар республиканың “Челтәр компаниясе” җәмгыятенә кергән оешма җитәкчеләренә, әйдәп баручы белгечләргә, ресурс үзәге педагоглары, студентларга үзләренең укыту методикасын презентацияләде. “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев белдерүенчә, бу киләчәктә көчке энергетика тармагы белгечләре, электромонтерлар әзерләү өчен бик мөһим.

- Безнең компания Зәйдәге ресурс үзәгендә Европа стандартларында электр көчәнеше астында эшли алучы белгечләр әзерләү максатын күз уңында тота. Шул максаттан чыгып, без Америкада нәтиҗәле эшләп килүче укыту үзәге  компаниясе белән килешүгә ирешеп, республикада электр көчәнеше астында эшләүче белгечләр әзерләүгә йөз тотабыз. Безнең компания белгечләре аларда булып укыту методикасы белән танышырга өлгерде. Теория белән практиканы бәйләп алып баручы укыту методы безнең өчен бик яхшы булачак дигән фикердә торабыз. Киләчәктә Америка педагоглары, мастерлары белән тәҗрибә алышып эшләү планлаштырыла. Яхшы белгечләр әзерләү безгә киләчәктә кулланучыга кыенлык китермичә генә линияләрдә төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре алып бару мөмкинлеге бирәчәк , - ди ул.

SLTC компаниясе яңа гына мәктәп тәмамлап энегетика тармагында эшләргә теләүчеләр өчен база укыту методикасын һәм инде бу өлкәдә белемле булганнарны тагын да югары квалификацияле итү өчен өстәмә белем бирү программасын тәкъдим итә. Инде алар Вьетнам, Кытай һәм башка күп кенә илләрдә үз белем бирү методын җәелдерә. Россиядә алар югары электр көчәнеше астында эшләүче белгечләр әзерләү белән кызыксынучы Татарстанны күз уңында тота. Америка белгечләре белдерүенчә, база укыту методикасы 180 сәгатьлек теориягә һәм 320 сәгатьлек практика да исәпләнгән. Тренировкалар үтү һәр төрле һава шартларында да, көндез һәм төнге сәгатьләрдә дә алып барыла. Ә инде укып чыгып эшкә керешкән белгеч бер елдан соң яңадан әлеге белем үзәгенә килеп квалификация күтәрә, мондый өстәмә укулар 4 ел дәвамында ярты ел саен кабатланып тора. Соңыннан инде бу белгеч югары көчәнеш астында эшли алучы көчле профессионал булып өлгерә.

- Без линияләрдә төзекләндерү, үзгәртеп корулар барышында кулланучыны алдан кисәтеп, электр бирүне  билгеле бер вакытка чиклибез. Ә замана таләбе буенча кулланучы кыенлыкны сизәргә тиеш түгел. Шуңа да “Челтәр компниясе"  Зәй ресурс үзәгендә 30 миллион сумлык төзекләндерү эшләре алып барып, энергетика полигоны булдырды. Монда тиешле дәрәҗәдә укулар үткәрү мөмкин. Алга таба биредә әзерләгән белгечләр белән без электр линиясендә ут сүндереп эшләүне елдан-ел кимететәчәкбез, - дип ассызыклый Илшат Фәрдиев.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus