Өстенлекле юнәлешләр, төп максатлар билгеләнде
Бу атнада Минзәләдә Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Зәй муниципаль районнарының социаль икътисади үсеш стратегиясен эшләү буенча эксперт сессиясе булды. Сессия эшендә районнарның эшлекле даирәләре, башкарма комитет һәм дәүләт структурасы вәкилләре катнашты. Зәй районыннан анда башкарма комитет җитәкчесе Ильнар Хафизов җитәкчелегендә 14 кешелек делегация катнашты.
Экспертлар буларак республиканың Иктисад, Транспорт, юл хуҗалыгы министрлыклары һәм Казан федераль университеты вәкилләре чыгыш ясады. Сессиядә районнарның социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүдә өстенлекле юнәлешләр, төп максатлар билгеләнде. Аннан соң бу эшләр урыннарда дәвам иттереләчәк.