Космонавтлар - Зәйдә (Фоторепортаж)
Бүген Зәйдә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев булып китте. Россия геройларының бирегә килүе очраклы түгел: район космоска мөнәсәбәтле. Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 километр читтә Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште. Моннан биш ел элек Зәй хакимият бинасы каршындагы әлеге Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл куелды. Мәскәү кунакларының Зәйгә килүенә ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров химаячелек итте. Район башлыгы Разиф Кәримов космонавтларны озатып йөрде. Кунаклар хакимият бинасы каршындагы һәйкәл янында митингта чыгыш ясадылар, 6нчы мәктәптә укучыларның космоска мөнәсәбәте булган кул эшләре, рәсемнәрен роботлар, легороботларны карадылар, түгәрәк өстәлдә укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Аннан кунаклар Иске Зәй бистәсендә туган як тарихын өйрәнү музеена, “Мәктәп тавына” сәяхәт кылдылар.