Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ялган риэлтор алабугалыны 4 мең сумга алдаган

Ир-ат интернет буенча вакытлыча яшәү өчен фатир алмакчы булган.

“Барысы да менә ничек башланып китте: мин 25 яшемдә, әти-әниләр күзәтүеннән башка, мөстәкыйль яши башларга кирәк дигән карар кабул иттем. Моның өчен «Авито» игъланнар сайтына кереп карадым. Үзем өчен кулай булган вариантны тапкач, игъланда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраттым. Трубканы бер ир-ат алды, ул үзен риелтор дип таныштырды. Әлеге ир-ат мине иң элек 4 мең сум күләмендә шулай дип аталган “агентлык комиссия җыемы” түләргә кирәклеге турында кисәтте, ә аннары гына вакытлыча фатир бирүченең телефонын ала алачагымны әйтте”,- дип сөйләде зыян күрүче. Алабугалы егет таләп ителгән сумманы күчерә һәм риелтор белән янә элемтәгә керә. Шуннан соң, вәгъдә ителгәнчә, фатир хуҗасының телефонын ала. Алга таба алабугалы ир-егет фатирын файдалануга биреп торачак дустанә хуҗа белән әңгәмә кора һәм алар кич белән Тынычлык проспекты, 30 йорты янында очрашырга сүз куешалар. Алабугалы егет вәгъдәләшкән урынга, бер минутка да соңармыйча, төп-төгәл килеп җитә. Беркадәр көтеп торгач, ул "псевдориелтор" телефонына да, фатирын вакытлыча файдалануга бирергә тиешле хуҗа телефонына да шалтырата башлый, әмма файдасыз: әлеге абонент номерлары инде өзеп куелган була. Шуннан соң, шушы ук кичтә килеп чыккан әлеге хәл турында ул полициягә хәбәр итә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең “ни өчен син асылда виртуаль фатир өчен билгесез затка уйламыйча гына акча җибәрдең соң” дигән соравына, алабугалы “нәкъ менә шундый мошенниклык турында әле беркайда да ишеткәнем юк иде” дип җавап бирде. “Бу очракта нәрсә киңәш итеп була? Әлбәттә, уяулык күрсәтә, үзеңнең беркатлылыгың һәм тиз ышанучанлыгың белән көрәшә белергә кирәк. Яки ул чакта иң яхшысы, мин шулай уйлыйм, интернетка керүне чикләргә. Чөнки монда аферачылар буа буарлык! Ә нәрсәдер сатып алу яки, киресенчә, үз игъланнарын урнаштыру максаты белән сайтка керүчеләрнең барысының да мошенниклар белән очрашуга әзер булуын сорыйм. Алар өчен сезнең белдерүләр – тәмле һәм майлы калҗа”,- дип йомгак ясады Россия ЭЭМның Алабуга районындагы масса-күләм мәгълүмат чаралары буенча элемтә бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus