Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сөенеч! Пенсияләр арта!

1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр 4%ка артачак.

Россия Пенсия фонды тарафыннан түләнүче дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр апрель аеннан 4 процентка артачак, шулай ук ай саен түләнүче өстәмә материаль тәэмин итү күләме һәм башка социаль түләүләр зурлыгы да үсәчәк. Аларның суммасы социаль пенсиянең тиешле зурлыгыннан чыгып билгеләнә.

Нәтиҗәдә индексация 79,8 меңнән артык пенсионерның пенсия һәм социаль тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрәчәк, күрсәтелгән саннан 76,9 мең кеше – социаль пенсияләр алучылар.
Социаль пенсиянең уртача зурлыгы, шушы артудан соң, 7,9 мең сум булачак. Сугышта алган җәрәхәтләр-имгәнүләр нәтиҗәсендә инвалид булган һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ике пенсия алучы гражданнарның уртача пенсия зурлыгы тиешенчә 30,6 мең сум һәм 31,6 мең сум булачак.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның пенсия тәэмин ителешенең минималь дәрәҗәсе элеккечә ул яши торган төбәктә пенсионерның яшәү минимумыннан да ким булмаячак. Әгәр эшләмәүче пенсионерга башка тиеш булган түләүләр белән бергә кушып исәпләгәндә, аның пенсиясе зурлыгы яшәү минимумыннан түбәнрәк булып чыкса, ул чакта аңа пенсиясенә социаль өстәмә билгеләнә.

Исегезгә төшереп үтик, 2016 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4 процентка индексацияләнде. Индексацияләү нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсияләренең уртача зурлыгы, теркәлгән түләүне исәпкә алып, бүгенге көндә 12,6 мең сум тәшкил итә.

2016 елның августында 2015 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсиясе, 2015 елда исәпләнгән пенсия баллыннан чыгып, тагын артачак, ләкин ул акчалата эквивалентта өч пенсия баллыннан да югары була алмый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus