Бу чара кысаларында салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәргә, нинди срокларда физик затларның керемнәренә салым буенча декларация тапшырырга кирәклеге, ничек итеп салым суммасын киметергә, Россия Салым службасының онлайн-сервисларыннан ничек файдалана алу турында сөйләделәр. Салымнар буенча сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук һәр кеше салымнар буенча бурычларының бармы, юкмы икәнен белә алды. Күпләр шунда ук салым декларациясен тутырып тапшырдылар. Салым билгеләнә торган милек объектлары, бурычларың һәм башкалар турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына теркәлделәр.
Фото: www.dengiekat.ru