Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җиң сызганыр чак җитте

Бүген 1 апрель, язның үз хокукларыннан тулысынча файдаданып, кышкы салкыннарны, кар-бозны куып җибәрәчәк ай башлана. Һәм безгә – кешеләргә дә эш-мәшәкатьләрне өеп алып килә ул. Шуларның берсе – җиң сызганып, тирә-ягыбызны чистартырга керешәчәкбез. Республикада чисталык икеайлыгы башлана.

Әллә кемгә үпкәлисе түгел, кар астыннан килеп чыккан чүп-чарның күплегендә, узган ел кул тимәгән коры үлән, аунап яткан чыбык-чабык өемнәрендә бары үзебез генә гаепле. Узып барышлый ташланган, мәңге черемәячәк полиэилен пакет, тартма, банан кабыгы, тәмәке төпчеге… Болар бит күктән түгел, үз кулларыбыздан төшкән, үзебезнең тәртипсезлегебез, тәрбиясезлегебез нәтиҗәсе. Шулай булгач, бу чүп-чарны да үзебезгә җыештырырга кирәк. Тиз арада чистарту эшенә керешеп, авыл урамнарын, елга буйларын, йорт тирәләрен үзебез дә сөенерлек итеп тәртипкә китерәсе бар.

Быел Татарстанда санитар-экологик икеайлык “Җандагы чисталык – тирә-яктагы чисталык” дигән девиз астында үтәчәк. Тирән мәгънә салганнар бу шигарьне уйлап табучылар. Чынлап та, май чүлмәге тышыннан күренә, дигәндәй, өй-куралты тирәләрендәге хәлләр аларның хуҗасының уңганлыгы, булдыклылыгы, матурлыкны яратуы, тәртиплелеге яисә инде моның киресе турында сөйли бит.

Авыл җирлекләрендә тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләргә каршы чып-чын көрәш игълан ителә. Аларны эзләүгә экологлар үз көчләрен, җәмәгать инспекторларын (алары үзләре күргән-ачыклаган тәртипсезлекләр турында Экология министрлыгы сайтына хәбәр итеп торалар), техник мөмкинлекләрен (автомобиль, елгаларда катерлар гына түгел, күктән вертолет, хәтта автомат очкычлар) җәлеп итәчәк.

2016 ел – сулыкларның яр буйларын саклау елы да бит әле. Шуңа күрә аларга да игътибар күбрәк булачак: сулык буйларында чүплекләр, закон бозып төзелгән корылмалар, суның чисталыгы даими тикшереп торылачак. Ә гаеплелеәрне штрафлар “көтә”.

Экологларга һәрберебез ярдәм итә ала: министрлыкта “кайнар” линия эшли башлаган. Әгәр шундый җитешсезлекләргә тап буласыз икән, бу турыда 267-68-67 телефонына хәбәр итә аласыз.

Һәм тагын бер яңалык – быел чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча республика районнары рейтингы төзеләчәк. Шулай булгач, безгә – әлкилеләргә дә оятка калмаска иде. Без исә, үз чиратыбызда, икеайлыкның барышын даими яктыртып барачакбыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus