Бүген, 1 апрельдә, Россиядәт язгы хәрби чакырылыш башланды.
Язгы чакырылыш вакытында илнең 155 мең егете армиягә алыначак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган фәрманда әйтелә.
Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә армиядә булмаган 18-27 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу каралган. Егетләр 1 ел хезмәт итәчәк.
2015 елның язында армиягә 150 мең егет алынган иде.