Март ахырында Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе узды. Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Чарада катнашучылар милли киемнәр күрсәтү, «Минем төбәгем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем» дигән темага төшерелгән видеоролик, шулай ук мәдәниятләр диалогы нигезендә туган телне укытуда методик алымнарның кулланылышын күрсәткән мастер-класс видеоролигын үз эченә алган «Визит карточкасы» тәкъдим иттеләр. Зәйнең 7нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Иванова район туры җиңүчесе буларакннан узып, республикада үзен сынады. Ул керәшен киеменнән чыгыш ясап, тапкырлап чигү буенча мастер-класс күрсәтте, якташның «Визит карточкасы» да жюри игътибарын җәлеп итәрлек булды.