Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тагын бер зур масштаблы эш башланды!

30 мартта булачак “Заман” сәнәгать паркы биләмәсендә элеваторга беренче субайлар кагылды.

Шул рәвешле, Зәй тарихында  тагын бер зур масштаблы төзелеш - авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә юнәлдерелгән технологик комплекс – “Заман” сәнәгать паркы  сафка баса. Казанның “КЭР – Промстрой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзүчеләре субайлар кагу эшен башлады. Бу җәһәттән әлеге эшкә субай кагу җайланмасы, автокран, экскаватор, икешәр бульдозер һәм үз бушаткыч машиналар җәлеп ителгән. Кышын сәнәгать мәйданчагы буласы биләмә тулысынча койма белән әйләндереп алынган иде.

-Хәзерге вакытта участокта объект төзү өчен җир эшләре башкарыла, күргәнегезчә, субайлар кагыла. Грунт ныклыгын белү максатыннан кагылган субайларга проект ясаучылардан уңай җавап килсә, субайлар тулысынча  ясалып кагылачак, - ди ширкәт директоры Руслан Нәфыйков.

Элеватор төзеләчәк җиргә 300 субай кагылачак һәм апрель аенда объект нигезе салыначак. Нигезгә якынча 1200 куб метр бетон салыныр дип планлаштырыла. Әлегә элеватор комплексының беренче чираты гына башлана, дип өстәде ширкәт директоры. Төзелеш оешмасы сыналган, зур тәҗрибәгә ия, Казанда икенче ТЭСны сафка бастырган булган.

“КЭР – Холдинг” идарәче компаниясе генподряд оешмасы проект җитәкчесе Дамир Сафиуллин әйтүенчә, элеватор комплексы 150 мең тонна икмәк кабул итү, эшкәртү һәм саклауга исәп тота. Ул эшли башлаганда, 75 мең тонна икмәк кабул итү куәтенә ия булачак. Ныклап эшләп киткәч, куәтен бермә-бер арттырачак дигән сүз. Шунысы игътибарга лаек,  әлеге сәнәгать мәйданчыгы Татарстанда технологияле, иң эре элеватор булачак. Зәй басу-кырларында үскән икмәк  туп-туры бирегә китереләчәк. Гомумән, авыл хуҗалыгында үстерелгән, җитештерелгән продукцияне эшкәртү, саклау предприятиеләренә өстенлек бирү икътисади кризис, сәяси мәсьәләләрнең аз тәэсир итүен күздә тотып эшләнә. 

-Без әлеге ашлык киптерү объекты төзү тәҗрибәсен Белгород, Воронеж, Волгоград өлкәләреннән өйрәндек. Элеватор җиһазларын Воронежда ясарга вәгъдә итәләр, - ди   Дамир Сафиуллин.

Элеваторның беренче чиратын - агымдагы елның август аенда, икенчесен 2017 елда эшкә җигү, предприятиенең планлы җитештерү куәтенә исә 2018 елның беренче кварталына чыгу планлаштырыла. Тулаем алганда, элеватор алга таба көн саен 4 мең тоннадан артык ашлык кабул итәчәк.

Сәнәгать мәйданчыклары булдыру эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыруга һәм җитештерелгән товарны кул­ланучыларга сатуда әһәмияткә ия.  Тагын бер кат искәртәбез, “Заман” сәнәгать мәйданы дүрт резидентны үз эченә ала.  Алар – сөт заводы, элеватор, көнбагыш һәм рапс мае җитештерү заводы, терлек чалу цехы.  Иң мөһиме, паркта яңа эш урыннары булачак, бюджетка салым керәчәк, кешеләрдә алга таба перспектива булачак дигән сүз.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus