Анда 3-10 яшьлек балалар катнаша ала. Рәсемнәрдә Тукай әсәрләрендәге геройлар чагылыш табарга тиеш. Иң кызыклы рәсемнәр театр фойесында күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләргә “Шүрәле-шоу”га (комик баттл) чакыру билетлары биреләчәк һәм спектакльне куючылар, актерлар белән фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлегенә дә ия булачаклар. “Шүрәле-шоу” 17 апрель көнне көндезге 12.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Рәсемнәр А3 форматында ясалырга тиеш. Исем-фамилияне, туган елны, укыган мәктәбеңне, балалар бакчасын, әти-әтинең телефон номерын күрсәтү мәҗбүри.
Эшләрне 15 апрельгә кадәр театр кассасына тапшырырга кирәк. Кабул ителгән барлык рәсемнәр театр сайтына урнаштырылачак.
Кассаның эш вакыты:
Дүшәмбе – ял,
Сишәмбе-якшәмбе 11.30 – 18.00 сәгатьләрдә эшли,
Төшке аш – 15.00 – 16.00 сәг.