Агымдагы җәйдә республикада, тулаем илебездәге кебек үк, бу гасырда икенче тапкыр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәрелә. Ул ун елга бер мәртәбә уздырыла.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу кампаниясен уздыруга әзерлек эше узган елдан башланды. Бу масштаблы кампанияне үткәрүгә район башлыгы Разиф Кәримовның “2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында” карары чыкты, аны үткәрүгә әзерләнү һәм аңа ярдәм итү өчен район комиссиясе төзелде. Узган көз әлеге җәһәттән микросанау үткәрелде.
Бүген сан алуда катнашучыларны туплау бара. Аңа кадәр сан алу өчен территорияләр районнарга бүленде. Бу этапта сан алучыларның күпме кирәк булачагы хәл ителә. Аларга “Росстат”ның зәңгәр төстәге фирма портфеле белән барлык хуҗалыкларны йөреп чыгарга, аларның хуҗалары яки ышанычлы вәкилләре белән әңгәмә корырга, аларга сораулар бирергә, сан алу кәгазьләрен тутырырга туры киләчәк. Территорияләрне районнарга бүлү барлык объектларны колачлау өчен кирәк. Теге яки бу җирлек территориясендә урнашкан барлык сан алу объектларының тиешле исәп участокларына кертелүе мөһим. Шул чагында бер генә хуҗалык та сан алучының күз уңыннан төшеп калмаячак һәм бер генә объект та кабатланмаячак.
Татарстан территория-се 171 инструкторлык һәм 1023 исәп участогына бүленде. Дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Миронова әйтүенчә, сан алуда Зәй районында 10 мең объект исәпкә алыначак, 4 инструкторлык участогы булдырылачак, шуларның 1се - шәһәрдә, 3се - авылларда. Барлыгы 22 исәпләүче эшләячәк. Аларның һәркайсы ай ярым эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм хосусый эшмәкәрләр яки коммерциячел булмаган гражданнар берләшмәләре объектларында булачак.
Күптән түгел республика статистлары киңәшмәсендә инструктор участокларына биналар сайлау турында сүз булды. Вакытлыча биналарда инструкторлар һәм сан алучылар эшләячәк, сан алу кәгазьләре, аңа кагылышлы башка документлар сакланачак. Инструкторлык участоклары мебель, эш өчен җиһазлар, телефон элемтәсе, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителәчәк. Һәр хезмәткәргә 6 квадрат метр мәйдан бүлеп биреләчәк.
-“Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу турында” Федераль Закон (21 июль 2005 ел, №108) нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр - авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм хосусый эшмәкәрләр, гражданнарның шәхси ярдәмче һәм башка шәхси хуҗалыклары, бакчачылык ширкәтләре, гражданнарның коммерциячел булмаган бакча берләшмәләре саналачак, - ди Гөлфия Миронова.
Халыкта, бигрәк тә авыл кешеләрендә исәпкә алу кампаниясе шик уята. Кемнәрдер аны салымнарны арттыру максатыннан салым салу базасына ревизия ясау итеп кабул итә. Исәпкә алу яхшы нияттән оештырыла, статистика органнары бернинди фиксаль максатны да күздә тотмый, ди Гөлфия Минһаҗевна. Статистика турында РФ законнарына ярашлы төстә җыелган барлык шәхси мәгълүматлар читкә чыгарылырга тиеш түгел.
Моннан тыш, административ, юридик кысалардан кала, мәгълүматлар техник яктан да саклана. Сан алу әңгәмә формасында уздырыла, аның барышында бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматлар закон тарафыннан конфиденциаль дип таныла. Алар физик һәм юридик зыян китерү максатыннан кулланыла алмый.Тулаем алганда сан алу “Авыл тәртиптә икән – илебездә муллык“ шигаре астында узачак: дәүләт икътисадының тотрыклылыгы турыдан-туры илдә авыл хужалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Ә аны бары илнең аграр потенциалының чын торышын белгәндә генә үстерергә була.
Шул рәвешле, агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе барачак. Сан алуның башлангыч йомгаклары 2017 елның дүртенче кварталында билгеле булачак, ә ахыргы йомгаклар 2018 елның дүртенче кварталында игълан ителәчәк.
1 марттан Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алу-2016 матбугат үзәге бу мөһим кампаниягә багышланган такмаклар бәйгесе игълан итте.
Һәр кеше үз эшен (ике телдә дә мөмкин) текст яки видеоформат рәвешендә тәкъдим итә ала, хәтта телефонга ролик төшерергә дә була. Үз эшләрегезне 2016 елның 31 маена кадәр электрон адрес буенча җибәрергә: kupIet@vshp.ruc. Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. Бәйгенең премия фонды - 50000 сум.
Сан алучылар махсус сумка белән йөриячәк. Каләм, блокнот, бейсболка кебек үк, сумка да - исәпкә алучы хезмәткәрдә мәҗбүри төстә булырга тиешле әйбер. Гади кешеләр аларны нәкъ менә шушы махсус форма һәм әйберләр буенча таный алачак. Әлбәттә, һәркайсының таныклыгы да булачак.